Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«МИР-19» препараты коронавирусның барлык штаммнарына каршы тора һәм куркынычсыз
Препарат вирусның үзенә генә йогынты ясый һәм кеше организмына бернинди зыян китерми.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «МИР-19» препараты SARS-CoV-2 коронавирусының бөтен штаммнарына каршы тора һәм кеше өчен куркынычсыз. Бу хакта Федераль медик-биология агентлыгы башлыгы Вероника Скворцова хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.
Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, препарат вирусның эшчәнлеге өчен кирәк булган репликаз сайтын блоклый. Коронавирусның барлык вариацияләре өчен дә нәтиҗәлелеге исбатланган, шуңа күрә ул универсаль булып тора, дип саный белгеч.
Моннан тыш, Скворцова «МИР-19» вирусның үзенә генә йогынты ясый һәм кеше организмына бернинди зыян китерми, дип өстәде. Ул шулай ук тикшеренүләрнең беренче фазасында ирекле ярдәмчеләрнең препаратны ингаляцион формада куллануларын әйтте.
Федераль медик-биология агентлыгы башлыгы мәгълүматларына караганда, тикшеренүләрнең икенче фазасы турында хисап Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылган. Препаратны теркәү процедурасының тәмамлануы көтелә.
Россиядә актив прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искә төшерде һәм коронавирустан илебез препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз