Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәү өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында зыян күргән 40 кеше хастаханәдә дәвалана
Кичә Мәскәү өлкәсендә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында зыян күргән 40 кеше хастаханәдә дәвалануын дәвам итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецовка сылтама белән хәбәр итә.
«Мәскәү өлкәсендәге логистика үзәгенә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме вакытында зыян күргән 40 кеше Мәскәү өлкәсе хастаханәләрендә һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль медицина үзәкләрендә дәвалана. Табиблар аларның җидесенең хәлен авыр, калганнары уртача авырлыкта дип бәяли», - дип белдерде Кузнецов.
29 зыян күрүче амбулатор ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз