news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлия Закирова: Жюри балаларның галимнәр телендә проектлар яклый белүенә шаккаткан

Минзәлия Закирова: Жюри балаларның галимнәр телендә проектлар яклый белүенә шаккаткан
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиадада катнашкан балаларның үз фикерләрен галимнәрчә тирән гыйльми сүзләр белән җиткерә белүенә жюри вәкилләре шаккаткан. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова әйтте. Бу фикерен ул бүләкләү тантанасында сәхнәдән дә җиткерде.

Бүген Казанда Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада, шулай ук Габдулла Тукай иҗатына багышланган Бөтенроссия рәсем бәйгесе лауреатлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.

«Олимпиадада Тукай һәм Җәлил әсәрләренә багышланган проектларны күрдек. Шушы проектларга жюри әгъзаларының бәясен әйтәсем килә. Жюрида Фәннәр академиясеннән, Казан федераль университетыннан, Чаллы педагогика университетыннан, Мәгарифне үстерү институтыннан иң алдынгы галимнәр, профессорлар, белгечләр булды. Аларның бәясен кабат-кабат әйтми мөмкин түгел. «Безнең балалар галимнәр телендә проектлар яклый белә, ул проектның фәнни эчтәлеге галимнәр дәрәҗәсенә тиң» диләр алар. Галимнәр кебек саф татарча сөйләшүче, фәнни эзләнүче балаларыбызга ихлас рәхмәтләребез», – дип сөйләде Минзәлия Закирова.

Ул шулай ук балаларның нәтиҗәсе – укытучыларның хезмәт җимеше булуына басым ясады. «Телебез үсеше өчен бердәм хезмәтебез кирәк», – диде.

Министр урынбасары Габдулла Тукай мирасының бәһасе гаять зур булуын искәртте. «Габдулла Тукай кыска гына гомере эчендә 409 шигырь һәм поэма, 350 әсәр, ә балалар өчен 150 әсәр язып калдырган. Ничә еллар буе шушы чыганактан көч алабыз. Тукаебызның мирасы белем һәм тәрбия өчен чиксез чыганак булып калды һәм шулай калачак», – дип белдерде Минзәлия Закирова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада җиңүчеләре:

  • Зифа Бариева (Балтач районы)
  • Айнур Гафаров (Башкортстан Республикасы)
  • Дилә Хәбибуллина (Балтач районы)
  • Розалина Җәләлова (Башкортстан Республикасы)
  • Әдилә Фәрхуллина (Мамадыш районы)
  • Илина Кашапова (Оренбург өлкәсе)
  • Эльвина Кәрамуллина ( Азнакай районы)
  • Арифҗамал Хуҗин ( Мәскәү шәһәре)
  • Егор Байгельдин (Кукмара районы)
  • Виталина Антонова (Чистай районы)
  • Эмилия Гатина (Башкортстан Республикасы)
  • Алинә Белова (Чаллы шәһәре)
  • Рафаэль Усманов (Азәрбайҗан)
  • Әминә Калмыкова (Мамадыш шәһәре)
  • Мусо Мәхмудов (Саба районы)
  • Алия Мәрдегалләмова (Арча районы)
  • Камилә Йосыпова (Казан шәһәре)
  • Чулпан Ганиева (Мамадыш районы)
  • Зөһрә Галиуллина (Казан федераль университеты)
  • Камилә Гыйлаҗиева (Казан федераль университеты)

Гран-при ияләре:

  • Казан шәһәреннән «Адымнар» күп телле мәктәбеннән Мөслимә Адиева;
  • Пермь краеннан Нәргиз Монасыйпов;
  • Төркиянең Истанбул шәһәреннән Нурбикә Нәҗипова.

Олимпиадада Россиянең 30 төбәгеннән, 5 чит илдән 500 бала катнашты.

  • Йомгаклау этабы төп өч турдан гыйбарәт: язма тур (татар теле, татар әдәбиятыннан язма биремнәр үтәү); телдән ( татар теленнән, татар әдәбиятыннан, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча биремнәр үтәү); Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган проект эшләрен яклау.
news_right_1
news_right_2
news_bot