news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлия Закирова Татарстанда ел саен балалар үсеше өчен яхшы шартлар булдырылуын әйтте

Минзәлия Закирова Татарстанда ел саен балалар үсеше өчен яхшы шартлар булдырылуын әйтте
Ралинә Сәлимова

Бүген Татарстанда Х Төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы башланды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Республика күләмендә балаларның үсеше өчен яхшы шартлар булдырылуын әйтте.

«Сез милләтебезне өйрәнер өчен Болгар җирлегенә килгәнсез. Ә бирегә бит күпме кеше омтыла! Аларның һәркайсының хыялы чынга ашсын иде. Җәмгыятебезнең киләчәге – ул балалар. Республикабыз күләмендә һәрдаим балаларның үсеше өчен ел саен яхшы шартлар тудырыла, күп көч куела», - диде ул. 

«Яңарыш» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина биредә 11 төбәктән балалар килүен әйтте.

«Көтеп алган ял вакыты килеп җитте. Монда Татарстаннан башка 11 төбәктән килгәннәр. Болгар җирендә яңа дуслар табып, белемнәрегезне киңәйтергә телим», - диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов беренче тапкыр «Сәләт»кә 1998 елда Чистайга барганын искә алды. «Беркайчан да 8 көнлек мизгелләрне онытмам. Анда танышкан дусларым белән без әле дә бергә. Мәсәлән, Гүзәл Усманова белән без «Сәләт»тә танышып, бүген бергә проектлар оештырабыз. Анда булган хисләр, энергия мине әле дә әйдәп бара», – диде ул.

  • Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100