news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлия Закирова тәрбиячеләргә: Тәрбия җан җылысыннан башка була алмый

Минзәлия Закирова тәрбиячеләргә: Тәрбия җан җылысыннан башка була алмый
Салават Камалетдинов

Татарстанның фән һәм мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова «Бала-Сити» балалар бакчасы үткәргән «Туган тел» фестивалендә катнашучы тәрбияче һәм укытучыларга мөрәҗәгать итте.

«Тәрбияләү» төшенчәсе җан җылысыннан башка була алмый. Белем генә кирәк булса, кешегә мәгълүмат системаларыннан башка берни дә кирәк булмас иде. Белем белән генә баланы үстереп, кеше итеп булмый. Иң беренче итеп балага күңел җылылыгын бирү кирәк», – диде ул.

Ул фестивальгә килүчеләрнең үзләрен дә мисал итеп китерде.

«Монда да без белем артыннан гына түгел, бер-берегезнең эшен хуплар, күрер, этәргеч бирер өчен киләбез», – диде ул. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot