news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлия Закирова: Һәр белем бирү оешмасы милли мохит үсешенең траекториясен төзи ала

Татарстанның мәгариф системасында республика халыкларының телләре һәм мәдәниятләренә сакчыл караш гамәлдә. Тел һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. «Җитәкчелек тарафыннан даими игътибар һәр белем бирү оешмасына милли мохит үсешенең траекториясен төзергә мөмкинлек бирә», – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә «Бердәмлек күптөрлелектә: күп телле этномәдәни белемнең заманча практикалары» халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында.

Туган телләрне өйрәтүдә якшәмбе мәктәпләре зур роль уйный. Быел Татарстанда якшәмбе мәктәпләренең 111 бүлеге ачылган, анда 30 милләтнең теле, мәдәнияте һәм традицияләрен өйрәнәләр. Минзәлия Закирова узган атнада якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгына багышланган юбилей чаралары үткәнен әйтте.

Министр урынбасары сүзләренчә, балалар бакчаларында да рус, татар, мари, мордва, чуваш, удмурт телләрендә тәрбия төркемнәре бар.

Минзәлия Закирова чыгышында Татарстанда 2019 елдан бирле «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары эшчәнлеге җәелдерелгәнен билгеләп узды. Бүгенге көндә республикада 9 меңнән артык баланы үзенә сыйдырган алты мәгариф учагы гамәлдә.

Министр урынбасары апрель Габдулла Тукай туган ай булу сәбәпле вакыйгаларга бай булуын, быел бөек шагыйрь тууының 140 еллыгы билгеләп үтелүен искәртте. «13-16 апрельдә татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада узды. Россиянең 29 төбәге һәм 5 чит илдән 500 бала катнашты. 15-17 апрельдә «Туган тел» форумы 29 төбәк һәм чит илләрдән 800 татар теле һәм әдәбияты укытучысын бер чарага җыйды», – диде.

Минзәлия Закирова рус теленнән әзерлеккә дә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Рус теле буенча белем сыйфаты югары дәрәҗәдә. 2026 елда, элеккечә үк, чыгарылыш укучыларының имтиханнарда уртача баллы Россия буенча уртача күрсәткечтән 5 баллга югары. Ә рус әдәбиятыннан укучыларыбыз Россия буенча уртача күрсәткечтән 13 баллга югарырак нәтиҗә күрсәтә. Ел саен имтиханда 100 балл җыйган укучыларыбыз белән горурланабыз. Былтыр рус теле һәм рус әдәбиятыннан 100 балл җыйган 124 укучыбыз булды», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot