news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлия Закирова «Дуслык» һәм «Гөлстан» лагере турында: Балалар татар телен камилләштерә

Казанда Россиянең 25 төбәгеннән килгән балалар катнашында татар теленә багышланган лагерь сменалары ачылды.

Минзәлия Закирова «Дуслык» һәм «Гөлстан» лагере турында: Балалар татар телен камилләштерә
Рамил Гали

Казанның «Заречье» лагере базасында «Дуслык» һәм «Гөлстан» тел сменалары эшли башлады. Лагерьдә Россиянең 25 төбәгеннән 320 бала ял итә. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова лагерьның татар телен камилләштерүгә юнәлдерелгәнен әйтте.

«Заречье» лагере базасында балаларыбызны бишенче ел рәттән каршы алабыз. Алар теләп, сагынып килә. Монда министрлык оештырган төрле бәйгеләр, татар теле һәм әдәбияты олимпиадалары, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңгән, иҗади өлкәдә актив булган балалар килә. 18 көн дәвам итә торган смена һәр бала өчен түләүсез. Балаларга тел мохитен булдыру өчен шундый тел сменаларын оештыру мөһим», - диде «Татар-нформ»га Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова.

Аның әйтүенчә, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы яшүсмерләр өчен һәр елны тел сменалары оештыра. «Быел җәен без 1680 баланы тел сменаларына чакырабыз. Җәйге сменалар Чаллы, Мамадыш, Актаныш, Әлки, Аксубайда ачылды. Оештыруга зур көчебезне куйдык. Бу гади генә лагерь түгел, балаларга тәрбия һәм белем бирүнең эзлексез системасын булдыру да», - диде ул.

Смена кысаларында балалар өчен татар теле һәм әдәбияты, актерлык осталыгы кебек дәресләр каралган. «Дәресләр, остаханәләрне үткәрү өчен язучылар, фән хезмәткәрләре, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, рәссамнар, артистлар үзләре теләп килә. Балаларга Казан шәһәре буйлап сәяхәт оештырабыз. Тарихи урыннарга алар кызыксынып бара», - диде Минзәлия Закирова.

Лагерь сменасы ачылышында Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың кызы Камилә Хәкимова да бар иде. Ул әнисенең «Яңгыр» дигән җырын башкарды.

Башкортстанның Бүздәк районыннан Дарина лагерьгә беренче тапкыр килгән. Ул аланны ошатуын әйтте. «Яңа дуслар таптым. Татар телебезне үстерүгә монда күп көч салынган. 2018 елда һәм быел татар теленнән төбәкара олимпиадада, татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңүче булдым. Монда бөтен кеше татар телендә сөйләшергә тырыша. Барысы да бердәм һәм дус», - диде ул.

Чувашиянең Чичкан авылыннан Азалия Камалетдинова һәм Дилә Мөхәммәтшина кичке дискотеканы ошаткан. «Татар теле, инглиз теле, актерлык осталыгы дәресләрен укыдык. Өйдә дә татарча сөйләшәбез, мәктәптә дә татар теле укытыла. Монда татар телендә сөйләшү читен түгел. Башкортстан, Оренбург, Омск якларыннан килгән яңа дуслар таптык», - диде алар.

Красноярск крае Елга авылыннан Аделина Габидуллина әти-әнисенең Казаннан булуын, шунлыктан аларның туган ягын күрергә дип, шушы лагерьгә килүен әйтте. «Казанга өченче тапкыр килүем, бу шәһәр миңа бик якын. Татар теленнән төбәкара олимпиадада призер булган идем. Безнең авылда татар теле һәм әдәбияты атнасына бер сәгать укытыла. Авылыбызның мәчете, мәктәбе бар. Авылыбызда татарлар яши», - диде ул.

«Балалар бу аланга сөйләм телләрен шомарту өчен килә. Татар телен белү дәрәҗәсе арта, безнең өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Дәрәҗә төшми, күтәрелә генә. Татар телен шомарту өчен остаханәләрне заманча технологияләр кулланып, медиа-лабораториядә уздырабыз. Татар теле дәресләре дә уен форматында үткәрелә һәм ул балаларга бик кызык», - диде сменаның педагог-оештыручысы Чулпан Вәлиева.

  • Оештыручылар әйтүенчә, тел сменасының максаты – укучыларны берләштерү, туган телгә булган мәхәббәтне арттыру. Сменага әйдаман мәктәбен үтүче укытучылар һәм тәрбиячеләр кабул ителә. Лагерьның төп оештыручысы – Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100