news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләнең «Камский бекон» оешмасында фаҗига булган

Минзәлә районында «Камский бекон» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ангарында үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы булган. Прокуратура тикшерү башлаган, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Кичә, 24 майда, куркынычсызлык кагыйдәләре бозылу аркасында, терлек азыгы төягәндә, фронталь төягеч хезмәткәрне таптаткан.

Әлеге фаҗига буенча «куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Минзәлә районы прокуратурасы тикшерү барышын контрольдә тота, предприятиедә хезмәт сагы нормалары үтәлешен тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot