Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдәге балалар интернат-мәктәбе илкүләм бәйгедә җиңде
Минзәләнең ятим балалар һәм балалар өчен интернат-мәктәбе «Доброшкола» бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
«Доброшкола-2024» VI Бөтенроссия конкурсы өч номинациядә үткәрелде. Анда Россия Федерациясенең 18 субъектыннан 124 коррекцион мәктәп катнашты. «Коррекцион үстерү шөгыльләре өчен иң яхшы кабинет» номинациясендә Минзәләнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен мәктәп-интернаты лауреат булды, диелә хәбәрдә.
14 ноябрьдә Коррекцион педагогика институтында «Доброшкола-2024» VI Бөтенроссия конкурсында һәм аерым гомуми белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның һөнәри осталыгы буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Чара «2024 елда ОВЗ белән белем алучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре» VI Бөтенроссия конференциясе кысаларында узды.
Катнашучыларны Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары А.В. Бугаев сәламләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз