Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдәдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары узды
Минзәләдә гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары узды. Семинарның темасы — «Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы система булдыру». Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итте.
Семинарга килүчеләр төрле кул эшләренә багышланган мастер-классларда катнашты. Семинарда районның төрле мәктәпләреннән 8 укытучы мастер-класс күрсәтте.

Семинар гимназия укытучылары һәм укучыларының татар теле укытучысына багышланган театр күренеше белән башланып китте һәм Айрат Шамсның «Узем кайтмасам, хатым кайтып җитәр» исемле сәхнәләштерелгән күренеше белән тәмамланды.
Семинарга килгән укытучылар эштә куллану өчен бик күп кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алып кайтып китте, дип хәбәр итте гимназия укытучысы Гүзәлия Хамматова.

Фото: «Минзәлә-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз