Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә язучы Ринат Мөхәммәдиев белән иҗади очрашу булды
Минзәлә үзәк китапханәсендә язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу булды, дип хәбәр итә Татарстан Милли китапханәсе матбугат хезмәте.
Язучы үзенең элеккеге елларда Минзәләгә килгән чакларын искә алды, һәм шул ук вакытта: «Бүген мин Минзәләне үзем өчен яңадан ачтым», – дип билгеләп үтте. Чыгышлары белән Минзәлә районыннан булган Рәшит Гәрәй, Гөлшат Зәйнашева, Салисә Гәрәева, Роман Солнцев, Габделхәй Сабитов, Марс Шабаевны зурлап искә алды. Минзәләнең татар әдәбиятына шундый уникаль язучы-шагыйрьләр бүләк иткән як икәнен искәртте.

Укучылар язучыга аның иҗатына, бүгенге көн проблемаларына караган сораулар бирде. Аларга җавап итеп Ринат Мөхәммәдиев үсеп килүче буыннарда туган телгә, китапка мәхәббәт тәрбияләүнең, татар авылларын саклауның мөһимлеген искәртте.
Очрашуга районыбызның китапханә хезмәткәрләре иҗади яктан да нык әзерләнгән иде. «Кенәри – читлек кошы», «Фатыйма апа» әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр, музыкаль номерлар тәкъдим ителде.
Район советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова үз чыгышында Ринат Мөхәммәдиевнең Минзәләгә килүе матур әдәбият сөючеләр өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте, язучыга исә алга таба да иҗади уңышлар теләде.
Язучы белән берлектә Минзәләгә Татарстан Республикасы милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәп Җамалиева да килде. Ирек Һадиев үз чыгышында Минзәлә китапханәсенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде, яңа китаплар бүләк итте.
Минзәләнең үзәкләштерелгән китапханә директоры Резеда Ягъфәрова очрашуга килгән кунакларга әдәбият сөючеләр исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерде. Очрашу ахырында Ринат Мөхәммәдиев район китапханәсенә һәм укучыларына соңгы арада дөнья күргән китапларын бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз