Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә янгында йорт хуҗасы зыян күргәннән соң җинаять эше кузгатылды
Минзәләдә шәхси йортта көнкүреш газы шартлау һәм янгын чыгудан соң «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Янгында 59 яшьлек ир-ат зыян күргән. Аның тәненең 40 проценты пешкән.
«Бу хәл килеп чыгуның сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Экспертиза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә», - дип ачыклык кертте Шептицкий.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, иртән Минзәләдә шәхси йортта янгын чыккан. Анда 59 яшьлек йорт хуҗасы зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз