news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә өч республикадан иң көчле яшь шахматчылар җыелды

Минзәләдә өч республикадан иң көчле яшь шахматчылар җыелды
Фото: "Минзәлә" газетасы

Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында шахмат буенча «II Минзәлә» төбәк турнирын ачу тантанасы булды. Ярышларга Татарстан, Башкортстан һәм Мордовиянең төрле районнарыннан 120ләп катнашучы килгән иде. Минзәләдә 20 уенчы катнаша. Ярышлар балалар иҗат йорты каршындагы «Нотка» ансамбле чыгышы белән башланып китте. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.

«Без яшь шахматчыларны бай тарихлы шәһәребездә сәламләвебезгә шатбыз. Уеннардан буш вакытта ерактан килгән турнирда катнашучылар шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныша һәм бездән яхшы тәэсирләр белән кайтып китә алырлар дип ышанабыз. Безнең районда спортны, шул исәптән шахматны үстерүгә зур игътибар бирелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шахмат түгәрәкләре оештырылган. Балалар иҗат йорты базасында шахмат бүлеге эшли», — дип сәламләде турнирда катнашучыларны Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов.

Турнирда катнашучыларны шулай ук Татарстан шахмат федерациясе вице-президенты Николай Коротаев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов сәламләделәр. Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримов та үзенең яхшы теләкләрен җиткерде, ул районда спорт ярышларын уздырганда, шул исәптән шахмат буенча да, һәрвакыт ярдәм күрсәтә.

Турнирны ачу оригиналь бүләкләүләр белән дә үрелеп барды. Турнирны оештыручы, балалар иҗаты йортының шахмат бүлеге тренеры Азат Шагалиев туган көннәре ноябрь аена туры килгән шахматчыларга, иң яшь катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Катнашучыларның бейджиклары буенча да бүләк уйнату булды, җиңүчеләргә шулай ук татлы бүләкләр бирелде.

Турнир директоры Айгөл Маштакова булачак ярышларның тәртибе, катнашучылар өчен нинди актив чаралар әзерләнүе белән таныштыргач, шахматчылар уеннарга керештеләр. Турнир 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100