news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары өчен ифтар үткәрделәр

Минзәләдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары өчен ифтар үткәрделәр
Фото: http://menzela.ru/

Минзәләнең «Ялкын» яшьләр үзәге өлешчә мобилизация игълан ителгән көннән башлап районда хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм оештыру үзәге булып тора. Изге Рамазан аенда үзәк хезмәткәрләре тагын бер мәрхәмәтле эш - хәрбиләрнең әниләре, хатыннары, туганнары өчен ифтар мәҗлесе уздырды. Ифтарга шулай ук волонтерлар да чакырылган иде. Бу хакта «Минзәлә-информ» сайтында Дифиза Нуриева яза.

«Коллективта яшьләр эшли. Ислам динендәге берничә хезмәткәребез Ураза тота. Һәм алар белән бергә уйлаштык та, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташ егетләрнең туганнары өчен ифтар уздырырга булдык. Мул өстәл табынын әзерләүдә үзебезнең коллектив хезмәткәрләре дә, шәһәрнең һәм районның мәрхәмәтле кешеләре дә акча һәм продукция белән ярдәм итте», – диде үзәк җитәкчесе Ирина Михайлова.

Ифтарда Рәмзил хәзрәт махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын теләп һәм вафат булганнарның рухына багышлап дога кылды, әти-әниләренә күркәм сабырлык теләде, Коръән сурәләре укыды, Азан әйтте. Шулай ук Ифтарга килүчеләргә зәм-зәм суы белән намаз укырга өйрәтүче китап бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100