news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә «Ләкләк» фестивале кунакларына кичке сабантуй күрсәттеләр

Фестиваль 30 май - 1 июнь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә үтә.

«Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестиваленең беренче көне кунаклар өчен кичке сабантуй белән төгәлләнде. Сабантуй Минзәлә шәһәренең сабантуй мәйданында оештырылды.

«Безнең чакыруыбызны кабул итеп Минзәләгә килүегез өчен рәхмәт. Без әле бу юнәлештә эшебезне башлап кына киләбез. Һава торышы безнең якларның бөтен гүзәллеген күрсәтергә мөмкинлек бирә», – диде театр директоры Илнур Гайниев.

Сабантуй бәйрәме район территориясендә яшәүче халыкларның йортларын караудан башланды. Рус, татар, чуваш, мари, керәшен фольклор коллективлары кунакларны җырлап каршы алды, милли ризыклар белән сыйлады.

Аннары кунакларга сабантуйдагы милли уеннар тәкъдим ителде: төрле театрлардан килгән артистлар чүлмәк вату, көянтә-чиләк белән йөгерү, йомырка куелган кашык кабып йөгерү, капчык киеп йөгерү кебек уеннарда катнаштылар.
Ə милли көрәш алымнарын яшь көрәшчеләр күрсәтте. Сабантуй уеннары музыкаль номерлар белән үрелеп барды.

Фестивальнең беренче көнендә өч спектакль күрсәтелде. Нәни тамашачылар Чаллы, Мари-Эл һәм Ульяновск курчак театрлары спектакльләрен карый алды. Бүген тамашачыга Башкорт дәүләт курчак театры, Рыбинск, Владимир курчак театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк.

Ə 1 июнь көнне фестивальнең ябылу тантанасы шәһәр өчен зур бәйрәмгә әвереләчәк. Бәйрәм Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркында үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot