news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестивале узды

Минзәләдә «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестивале узды
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы

28-30 майда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында III «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестивале узган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Ижевск, Владимир һәм Түбән Кама коллективлары катнашкан.

Фестиваль кысаларында режиссура, актерлык осталыгы һәм бэби-театрда заманча технологияләр куллануга багышланган семинарлар сериясе узган. Уникаль темалар арасында дөньяда беренче тапкыр бэби-инсталляция ярдәмендә арт-медиация үткәрү тәҗрибәсе дә тәкъдим ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot