Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә «Ләкләк» бэби театрлар фестивале спектакльләрен 500дән артык бала карый алачак
Минзәлә театрында бэби театрлар фестивале башланды. Фестиваль ачылу тантанасына кунакларны сәламләргә Минзәлә башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов килгән иде.
«Мин бөтенроссия фестиваленен безнең шәһәрдә үтүенә бик шатмын. Илнең 6 регионыннан театрлар безнең шәһәргә җыелдылар. Алар безнең балаларга үз осталыкларын күрсәтәчәк», – диде ул.
Ул чыгышы барышында кунакларны Минзәлә шәһәре һәм театры белән таныштырып үтте. Бу шәһәрнең герой шагыйрь Муса Җәлил биографиясендә әһәмиятле урын алып торуын да әйтте.
«Безнең шәһәргә 6 регионнан театрлар килүе зур горурлык. Бу фестиваль шәһәребез өчен зур бәйрәм. Спектакльләрегезне балаларыбыз рәхәтләнеп караячак», – диде театр директоры Илнур Гайниев.
Ул 1 июнь көнне фестиваль ябылу тантанасы шәһәр өчен зур бәйрәмгә әверелечәген ассызыклады. Бәйрәм Муса Җәлил исемендәге шәһәр паркында үтәчәк.
Илнур Гайниев кунакларга Чаллы дәүләт курчак театрының легендар директоры Зөһрә Митрофанованы тәкъдим итеп, быел чакырылган коллективлар мәсьәләсендә аның белән киңәшләшүен әйтте. Быелгы бэби фестивальнең үзенчәлеге, уникальлеге катнашучыларның курчак театрлары булуында икән.
Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов «Ләкләк» фестиваленең шәһәр һәм районның мәдәни брендларының берсенә әвереләчәгенә ышаныч белдерде.
«Без республика масштабларында гына түгел, Россия Федерациясе күләмендә зур эш башкарабыз. Фестивальне Минзәлә театры һәм аның тынгысыз директоры Илнур Гайниев уйлап тапты һәм тормышка ашыра», – диде ул.
Нияз Игъламов әлеге фестивальнең зур илебезнең балаларын сыйфатлы мәдәни материал белән тәэмин итүгә өлеш кертүен ассызыклалы. Фестиваль Чаллы дәүләт театрының «Домок-теремок» һәм Йошкар-Оланың «Сказка в подарок» спектакльләре белән башланып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз