news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә «Ләкләк» бэби-театр фестивале ачылды

Минзәләдә «Ләкләк» бэби-театр фестивале ачылды
Рузилә Мөхәммәтова

Минзәлә театры үзенең үзенчәлеге дип бэби-театрлар юнәлешен билгеләде. Минзәлә шәһәрендә «Ләкләк» I бөтенроссия бэби-театрлар фестивале ачылды.

«Сезне Минзәлә җирендә күрүебезгә шатбыз. Сез барыгыз да яшь буынны тәрбияләүчеләр, матурлык, шәфкатьлелек тудыручылар. Балаларыбыз киләчәгенең нигезен салучылар. Киеренке чорда күңел шундый җылы очрашулар сорый», – дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов.
«Без театр сәнгатендәге бу яңа юнәлешне алга таба да дәвам итәрбез», – дип давам итте район башлыгы.

«Без бу юнәлештә фестиваль уздыру инициативасы белән чыктык. Безнең тәкъдимне район администрациясе, Мәдәният министрлыгы күтәреп алды», – дип рәхмәт сүзләреннән башлады Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры директоры Илнур Гайниев.

«Минзәлә зур шәһәр булмаса да, шәһәребезнең һәм театрның зур тарихы бар. Без театрыбызның бер үзенчәлеге булуын телибез. Шушы юнәлештә беренче адымыбыз - шушы фестиваль», – диде ул.

Минзәлә театрында өч көн дәвамында тугыз бәби спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльләрне фестивальнең эксперт советы - Нияз Игъламов, Варвара Коровина, Наталия Каминская һәм Анна Казарина бәяләячәк. Театр белгечләре фестивальдә катнашучылар һәм шәһәрдәге көллиятләр студентлары өчен көн саен лекцияләр дә уздырачак,

Фестиваль «Əкият» татар дәүләт курчак театрының «Приключения пингвиненка Пинка» спектакле белән башланып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100