news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә Инвалидлар декадасына багышланган ярминкә узды

Минзәләдә Инвалидлар декадасына багышланган ярминкә узды
Фото: «Минзәлә-информ»

Минзәлә шәһәренең Октябрь мәйданында Инвалидлар декадасына багышланган ярминкә гөрләде. Шәһәр халкы иртәннән үк авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукцияне сатып алыр өчен мәйдәнда җыелды. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов бер төркем җитәкчеләр белән ярминкәдәге һәр сату ноктасы белән танышып чыкты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Шулай ук район башлыгы бәйрәм котлавы белән мөрәҗәгать итте. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм итү – безнең уртак бурыч, дип искәртте ул.

Фото: «Минзәлә-информ»

Чулпан авылыннан килгән Хәбибрахмановлар гаиләсе үз хуҗалыкларында үстерелгән индоутка, мулард, каз, үрдәк, бройлер түшкәләре һәм сөт продукциясе сатты. Тауасты Байлар авыл җирлеге өстәлендә каз түшкәсе дә, каз мамыгыннан ясалган мендәр дә бар иде. Наратлы Кичү җирлеге хәтта 17 килограмм 200 грамм авырлыктагы күркә алып килгән, диелә хәбәрдә.

Фото: «Минзәлә-информ»

Шәһәрдә яшәүче Рафаэль Мәснәвиев беренче тапкыр сәүдә итәргә килгән. Ул мунча себеркесе, урман җиләк-җимешләре һәм кул эшләнмәләре тәкъдим итте. «Себеркене Тупач ягындагы урманнарда җыйдым», - диде ул.

Сергей Осипов исә, гадәттәгечә, балык, бал, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, чикләвекләр, кул эшләнмәләре тәкъдим итте.

Воровский авыл җирлеге, Минзәлә педагогика көллияте ярминкә кунакларын кайнар чәй һәм мичтә пешкән коймак белән сыйлады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot