Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәләдә Физкультурачылар көнендә районның иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр
Минзәләдә «Олимп» спорт мәктәбенең футбол кырында физкультурачылар көне уңаеннан зур спорт бәйрәме булды. Анда Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов бәйрәм кунакларын район башлыгы Айдар Салахов исеменнән сәламләде. Бу турыда «Минзәлә-информ» хәбәр итә.
«Шәһәрдә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырыла. Боз сарае, бассейн, ябык теннис корты бар, быел футбол манежын, чаңгы трассасын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Шунысы куанычлы, безнең спортчыларыбыз зур уңышларга ирешә, без аларның уңышлары белән горурланабыз», - диде ул.
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин, үз чиратында, район җитәкчелегенә спорт чараларын оештыруда һәм үткәрүдә булышканнары, спортка һәрдаим игътибар юнәлтеп торулары өчен рәхмәт белдерде.
Чарада спортта уңышка ирешүчеләргә Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз