Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә диктант язучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды
Минзәләдә «Татарча диктант» яздылар. Халыкара акция быел 11 нче тапкыр үткәрелде. Минзәлә мәдәни мирас йортында «Татарча диктант» язу мәйданчыгы оештырылды. Быел чара Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Татарстанда Халыклар ассамблеясенең Минзәлә районында вәкиллеге җитәкчесе, мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова Тукайның «Бәхет» әсәрен укып яздырды.
Диктант язучыларга Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Р. Хәсәнов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чарада райондагы татар, мари милли-мәдәни берләшмәләре, район мәдәният сарае вәкилләре, авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре, район ветераннар советы, сукырлар, инвалидлар җәмгыятьләре вәкилләре катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз