news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәләдә боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар

Бүген Минзәлә районының Дусай-Кичү авылы янындагы Ык елгасында балыкчы ярдан 200 метр ераклыкта боз астына төшеп киткән. Һәлакәт урынына кичекмәстән һава судносында коткару хезмәтләре җибәрелгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, коткаручылар 38 яшьлек балыкчыга ярга чыгарга ярдәм иткән. Ир-атны хастаханәгә илтү кирәк булмаган.

Килеп чыккан хәлнең сәбәбе – куркынычка карамастан, эреп ватыла башлаган язгы бозга чыгу.

news_right_1
news_right_2
news_bot