Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә Муса Җәлил муралы барлыкка килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Минзәләдә Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан ике күп фатирлы йорт диварында Советлар Союзы Геройлары Борис Винокуров һәм Муса Җәлил портретлары төшерелгән мураллар барлыкка килде.
Муралларның авторы - Төмән рәссамы Владислав Тахтаулов. Эшкә керешкәнче, ул диварларны технологик таләпләргә туры китереп, җентекләп әзерләгән.
«Тышкы эшләр өчен махсус буяу кулланам – аңа кояш та, явым-төшемнәр дә зыян китерми. Ярыклар хасил булмасын һәм сурәтнең кимендә биш-алты ел торачагын гарантияләү өчен юка катламнар белән ясыйм», – дип аңлатты Тахтаулов.
Рәссам өчен бу Минзәләгә беренче сәфәр була. Шәһәр анда күңелле хис-кичерешләр калдыра.
Муса Җәлил фигурасы Минзәлә халкы өчен аерым әһәмияткә ия. Шагыйрь шәһәрдә 56 көн (1941 елның 7 ноябреннән 1942 елның 1 гыйнварына кадәр) була. Ул вакытта ул фронтка китәр алдыннан хәрби-сәяси курсларда укый, авылларда шигъри кичәләр үткәрә, җирле газета белән хезмәттәшлек итә һәм шигырьләр яза. Аның җиде әсәре нәкъ менә Минзәләдә иҗат ителгән дип санала һәм шәһәр халкы бу истәлекне кадерләп саклый.
9 Майда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлау чыгышында билгеләп үткәнчә, җиңүчеләрнең киләчәк буыны елдан-ел сугыш турындагы истәлеккә тугрылык саклауны дәвам итә.
Материал Илсөяр Хәертдинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз