news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләдә балалар бакчасы ремонтына 50 млн сумнан артык акча тотылган

Минзәләдә балалар бакчасы ремонтына 50 млн сумнан артык акча тотылган
"Минзәлә-информ"

Минзәлә шәһәренең 10нчы номерлы «Чишмә» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ачылды. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Чара тантаналы котлаулар, рәхмәт сүзләре белән башланып китте һәм биредә тәрбияләнүче нәниләр олы кунакларны ипи, тоз, чәкчәк белән каршы алды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 6нчы чакырылыш депутаты Азат Хәмәев, «Лига» ҖЧҖ төзү оешмасы җитәксесе Николай Степанов һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.

Әлеге бакчаны капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 43 миллион, җирле бюджеттан 8 миллион сум күләмендә акча бирелде.

Кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм балалар бакчасының эченә узылар. Бу бакчаның тышкы яктан матур булуына да, бина эчендәге уңайлыклар тудырылуына да бик сокланып йөрделәр. Капиталь ремонтның подрядчысы биредәге мебель, җиһазларны үзе ясаган. Биредә фасад, баскычлар, тышкы ишекләр, җылылык, су челтәрләре, юыну бүлмәләре, тәрәзәләр, балалар өчен мебельләр яңартылган.

Һәр төркемдә стеналар тигезләнеп, төрле төсләргә буялган, бер генә бүлмә дә бер-берсен кабатламый. Нигез кырлары, территориаль юллар асфальтланган, брусчаткалар түшәлгән. «Чишмә» дигән язуы балкып тора. Бинаның беренче этажында җылытылган идәннәр җәелгән. Туклану блогы, кер юу бүлмәләренә яңа җиһазлар куелган. Төркемнәрдә дә яңа җиһазлар һәм укыту җайланмалары куелган.

Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен аерым бүлмә дә бар. Бакча тыштан гына түгел, эчтән дә үзгәрешләр кичергән. Музыка һәм спорт заллары, укыту, йокы бүлмәләре, уен зонасы — һәрберсенең дизайны ачык төсләрдән тора.

«Бинабыз бик таушалган иде. Бакчабызны капиталь төзекләндергәннәре өчен республика һәм район җитәкчеләре, төзүчеләргә рәхмәтем чиксез. Хәзер бөтен җиребез балкып тора. Пәрдәләрне матур итеп тегеп бирделәр. Подрядчы оешма да үз эшенә биек җаваплы карады. Бу бакчага барысы 80 бала йөриячәк», – диде «Чишмә» балалар бакчасы мөдире Энҗе Хәкимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100