news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә янында трассада ике автобус бәрелешкән, һәлак булучылар бар

Минзәлә янында трассада ике автобус бәрелешкән, һәлак булучылар бар
Фото: © "Татар-информ"

Минзәлә районында трассада ике автобус бәрелешкән. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итә.

ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, фаҗига М7 трассасының 1100нче километрында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, 12 кеше утырган «КамАЗ» автобусы Уфадан Чаллыга баручы Yutong маркалы автобус белән бәрелешкән. Берничә кеше зыян күргән, һәлак булучылар бар.

Һәлакәт урынына Минзәлә районы прокуроры вазифаларын башкаручы Тимур Габдуллин килде. Ведомство хезмәткәрләре тикшерү оештырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot