news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә волонтерлары махсус операция зонасындагы хәрбиләргә тиз пешә торган ашлар әзерли

Татарстанның Минзәлә районы волонтерлары махсус операциядә катнашучылар өчен тиз пешә торган шулпа һәм салатлар әзерли. Махсус хәрби операция зонасына алар 7,5 мең өлеш җибәргән инде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Активистлар шулпа ясау технологиясен Чаллыдагы коллегаларыннан өйрәнгән. Бәрәңге, кош яки сыер ите, суган, чөгендер, кәбестә, кишер, шампиньон, тозлы кыяр – барлык кирәкле продуктларны Минзәлә халкы бирә. Алар продукцияне чистарта, турый, киптерәләр, ә волонтерлар боларның барысын җыеп, технология буенча болгаталар һәм вакуумлы пакетларга салалар. Шуңа күрә ризык үз тәмен саклый һәм озак саклана.

Волонтерларның үз Телеграм-каналлары бар, анда продукция һәм акча җыю координацияләнә, хисаплар бастырыла. Әзер продукция хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән җибәрелә яки ялга кайтучылар аша тапшырыла.

Аш әзерләү белән волонтерлар әле күптән түгел – ай ярым чамасы шөгыльләнәләр. Бу вакыт эчендә хәрби зонага 6 690 өлеш аш һәм 781 салат җибәрелгән.

Хәрби зонадан кайтучы якташларына «отпускник җыелмасы»н әзерләп тапшыралар. Аңа чәк-чәк, шулпа һәм салатлар, сохари, коры душ һәм шифалы май кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100