Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә укучылары махсус операция хәрбиләре өчен маскировка челтәрләре үрә
Минзәлә шәһәре 1нче номерлы мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары көзге каникулны файда белән үткәрә – алар махсус операциядә катнашучы хәрбиләребезгә ярдәм итә, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Егетләр һәм кызлар сыйныф җитәкчеләре Татьяна Муринова җитәкчелегендә маскировка челтәрләре үрү технологиясенә өйрәнгән.
Фото: © Минзәлә шәһәренең 1нче номерлы мәктәбе
Укучылары ял итү урынына үз теләге белән мәктәптә җыела, тукымадан тасмалар кисә һәм аларны нигезгә беркетә. Әлеге челтәрләр алгы сызыкта позицияләрне һәм техниканы яшерергә ярдәм итә.
«Безнең өчен бу каникулда чакта мөһим эш башкару мөмкинлеге,- дип сөйләде унберенче сыйныф укучысы Эдгар Юдин. - Без уртак эшкә кечкенә генә булса да, бик әһәмиятле өлеш кертүебезне аңлыйбыз. Солдатларыбызга ярдәм итәргә телибез».
Фото: © Минзәлә шәһәренең 1нче номерлы мәктәбе
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә барлык хакимият органнарының төп бурычы – алгы сызыкта илебезнең суверенитетын яклаучы хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булдыру.
Материал Илсөяр Хәердинова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз