news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә театрының өч артисты армиягә китә

Минзәлә театрының өч артисты армиягә китә
Фото: "Шәһри Казан"

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрының өч яшь актеры көзге чакырылыш кысаларында армиягә китә. Алар – Азат Җиһаншин, Нурлан Шәехов һәм Руслан Абзалов.

«Шәһри Казан» газетасына театр директоры Илнур Гайниев сөйләгәнчә, егетләр республиканың төрле районнарыннан, әмма аларны армиягә театрдан озатырга булганнар.

«Безнең яшь артистлар шактый уңышлы чыгыш ясыйлар, коллективка тиз кереп киттеләр. Шуңа күрә армиягә озату кичәсен Минзәләдә оештырырга булдык. Егетләрнең якыннарына һәм туганнарына ихлас сүзләребезне, теләкләребезне җиткердек, аннары хәрби комиссариат янында җыелдык. Казанга безнең театр автобусында бардык. Егетләребез үзләрен гастрольләрдә кебек хис итеп, армиядән исән-сау матур гына әйләнеп кайтсыннар дигән символик мәгьнә бирергә тырыштык. Безнең артистларның яхшы хезмәт итәчәгенә бер тамчы да шигебез юк», – диде Гайниев.

news_right_1
news_right_2
news_bot