news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә театрының Казан гастрольләрендә сюрприз көтелә – шкафтан Марат Яруллин чыгачак

Минзәлә театрының Казан гастрольләрендә сюрприз көтелә – шкафтан Марат Яруллин чыгачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Минзәлә театрының Казан гастрольләрендә сюрприз көтелә – шкафтан танылган җырчы Марат Яруллин чыгачак. Театр алып киләчәк «Өйләнү» спектаклендә төрле могҗизалар булачагы белән кызыктыра әлеге спектакльне куйган режиссер Марсель Мәхмүтов.

«Безнең бу спектакль шулкадәр фантасмагорик, анда шкафтан төрле әйберләр чыга – төтен дә чыгарга мөмкин, ут та, Кочкаревның хатыны да пәйда булырга мөмкин. Куелыш вакытында актерлар белән сөйләшкәндә дә шкафтан теләсә кем чыгарга мөмкин дигән фикер туган иде. Әйтик, ниндидер таныш блогерлар, йолдызлар, мәсәлән, Марат Яруллин бит буйдак, ул да чыга ала дип тә дип көлешкән идек», – дип сөйләде ул Минзәлә театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат очрашуында.

«Быел уйладым-уйладым да, Минзәлә театры Казанга килгән көннәрдә Маратның афишасы буш булуын күрдем дә, сез ничек уйлыйсыз – бәлки, Маратны чакырып, ул шкафтан тагын бер кияүне чыгарыргадыр?» – дип мөрәҗәгать итте Марсель Мәхмүтов театр директоры Фаяз Хизбуллинга.

Шунысы да бар: 20 ноябрь көнне «Өйләнү» спектакле Кариев театры сәхнәсендә ике тапкыр – көндез 13.00 сәгатьтә һәм кич 19.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. «Кайсысында булса да сез спектакльгә өстәп тагын ниндидер могҗизалар күреп илһамланып кайтып китәчәксез», – дип вәгъдә итте режиссер.

Минзәлә театры тарихында «Өйләнү» спектакле өченче тапкыр куела. Яңа куелышның әлегә аз күрсәтелүе төп геройны уйнаган Рөстәм Зиннуровның аягын авырттыруы белән бәйле.

  • Минзәлә театрының Казан гастрольләре 19 һәм 20 ноябрь көннәренә планлаштырылган. 19 ноябрьдә Айдар Зариповның «Икесен дә яратам» комедиясе, 20 ноябрьдә Н.В.Гогольнең «Өйләнү» комедиясе күрсәтелә.
  • Театр Казанга килү юлында 17 ноябрьдә – Әтнәдә, 18 ноябрьдә Биектауда спектакльләрен күрсәтә. 21 ноябрьдә Балтач тамашачысы Минзәлә театры спектакльләрен карый ала.
news_right_1
news_right_2
news_bot