news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклен чыгарачак

Минзәлә театры Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклен чыгарачак
фото: Минзәлә театрының матбугат үзәге

Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары җәйге яллардан соң эшкә чыкты һәм яңа спектакльнең репетицияләрен башлады. Биредә режиссер Байрас Ибраһимов Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектаклен чыгарачак.

«Бүген «Гөлҗәннәтнең җәннәте»нең читкасы узды, әсәрне Байрас Ибраһимов үзе бүгенге заман таләпләренә туры китереп яраклаштырды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Театр хәбәр итүенчә, әлеге әсәрне 1973 елда Минзәлә театрында «Минем җәннәтем» исеме белән режиссер Мулланур Мостафин сәхнәләштергән. Юныс Әминов биредә драматург буларак формалашкан - Минзәләдә тугыз әсәре куелган һәм зур уңыш белән барган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100