news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә театры яңа сезонын «Үчле кешеләр» комедиясе белән ачты

Минзәлә театры яңа сезонын «Үчле кешеләр» комедиясе белән ачты
Фото: © Рөстәм Хәкимҗанов, Минзәлә театрының матбугат үзәге

Минзәлә Татар дәүләт театры сезонын премьера белән ачты. Театрда Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, режиссер, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин «Үчле кешеләр» комедиясен чыгарды.

Минзәлә театры коллективын 90нчы сезоны ачылышы белән котларга Минзәлә районы башлыгы урынбасары Илфар Халиков, Татарстан театрлары директорлары һәм остазларын котларга Илдар Хәйруллинның шәкертләре килгән иде.

«Илдар абыйның безнең сүзне тыңлап Минзәлә шәһәренә килүенә рәхмәт! Без аны кечкенә чагында «Мырау батыр»ны караган чактан бирле беләбез», – диде театр директоры Фаяз Хизбуллин режиссерга сәхнәдән рәхмәт сүзләрен җиткереп.

Сезон ачылу тантанасында үткән сезонда кызыклы образлары белән аерылып торган артистлар да бүләкләнде. «Үчле кешеләр» спектакле Татарстанның халык язучысы, драматург Зөлфәт Хәкимнең шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Спектакльнең композиторы – Юрий Чаплин, рәссам – Сергей Рябинин, хореограф – Илгизә Хәсәнова.

«Миңа авылларда да йөртеп күрсәтә алырлык, касса җыя торган спектакль булса иде», – дип сорадылар. Мин заманында Зөлфәт Хәким үзе биргән шушы пьесаны тәкъдим иттем. Миңа пьесада Зөлфәтнең сүз уйнатуы, сюжет борылышлары ошады. Тема бар, образлар кызыклы, динамика бар, сүз боткасы түгел: режиссерга да, артистларга да фантазиягә урын җитәрлек», – диде режиссер Илдар Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Премьераны караган директорлар да спектакльне «Зөлфәт – Зөлфәт инде!» – дип бәяләделәр. Премьера бүген дә күрсәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot