Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә театры сезонын Равил Сабырның «Син генә җитмәгән идең» комедиясе белән япты
Минзәлә театры сезонын драматург Равил Сабырның «Син генә җитмәгән идең» комедиясе белән япты. Спектакльне театр режиссеры Булат Бәдриев сәхнәләштергән.
«Минзәлә театрының 88 нче иҗади сезонын тәмамлыйбыз. Сезонны сентябрь аенда матур итеп башлап җибәргән идек. Инде аны ябарга да вакыт җитте. Иҗади сезоныбыз тыгыз һәм продуктив рәвештә үтте – матур әсәрләребез чыкты. Гастрольләрдән кайтып та кермәдек», – диде театр директоры Илнур Гайниев сәхнәдән.
Ул сезон дәвамында тугры калган тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илнур Гайниев театр коллективына, шулай ук, театр белән дус яшәгән, хезмәттәшлек иткән район предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт хатларын тапшырды.
Кичә барышында алып баручылар театрның сезон премьералары белән дә таныштырып узды. Театр сезонын Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасы белән ачты. Аны Илсур Казакбаев куйды. Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» мелодрамасын Байрас Ибраһимов сәхнәләштерде. Ильяс Закиров үзе иҗат иткән «Әни» мелодрамасын чыгарды. Әлеге өч әсәр «Бердәм Россия» партиясенең «Кече ватан театрлары» проекты буенча сәхнәләштерелгән.
«Син генә җитмәгән иде» комедиясен Булат Бәдриев сәхнәләштергән. Театр репертуары балалар өчен ике әкият белән тулыланган. Евгений Шварцның «Югалган вакыт» әкиятен Дамир Сәмирханов чыгарган. «Гаҗәеп көн» бэби-спектаклен Юрий Устюгов сәхнәгә куйган.
Театр ел дәвамында халыкара фестивальләргә йөргән. Шул исәптән Истанбул шәһәрендә дә чыгыш ясаган. Театр шулай ук үзе фестиваль уздырды – «Ләкләк» бөтенроссия бэби-театрлар фестивале үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз