news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры Равил Сабыр пьесасы буенча «Син генә җитмәгән идең!» комедиясен чыгарды

Минзәлә театры Равил Сабыр пьесасы буенча «Син генә җитмәгән идең!» комедиясен чыгарды. Драматургның 13 ел элек язылган әлеге пьесасы беренче мәртәбә дәүләт театрында куела.

«Дөресен әйткәндә, бу пьесаны заманында Камал театры соравы буенча язган идем. Фәрит Бикчәнтәев сораган иде. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында ул Камал театрына кереп китә алмады. Аннары аны халык театрлары куйды», - дип әсәр тарихын сөйләде Равил Сабыр.

«Ниһаять, Минзәлә театры бу әсәргә алынды. Бу әсәрдә күп нәрсә актерның осталыгыннан, талантыннан, потенциалыннан тора. Минзәлә театры югары сыйфатлы продукция бирә алды дип саныйм – бер тында карала торган комедия килеп чыккан. Мин бик шатланып тамашачының кул чапканын карадым», – диде ул.

«Бу әсәрне мин яздыммы икән дип тә уйлап куйдым», дип көлә Равил Сабыр. Чөнки быел Әлмәт театрында чыккан «Фәхрине үтереп ташладылар» спектаклендә ир-ат тормышны алып баручы итеп күрсәтелсә, «Син генә җитмәгән идең!» комедиясендә ирләрне хатын-кызлар курчак уйнаткан кебек уйната.

«Спектакль бик халыкчан итеп, чын безнеңчә, милли итеп куелган. Әсәре ул кадәр милли булмаса да, режиссер Булат Бәдриев аны чын татар спектакле итеп куйган», – дип нәтиҗә ясады автор.

Режиссёр – Булат Бәдриев, композитор – Гөлназ Закирова, җыр текстлары авторы – Лилия Гыйбадуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100