Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә театры Мәскәү гастрольләренә әзерләнә

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры Мәскәү гастрольләренә әзерләнә. Спектакльләр 24, 25 апрель көннәрендә «Театр Мимики и Жеста» театры сәхнәсендә булачак.
Театр Мәскәүгә Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасын һәм Александр Коровкинның «Түтиләр» комедиясен алып бара.
«Минзәлә театры тарихына күз салсак, Мәскәү гастрольләре театрны танытуда зур урынны алып торган. Мәсәлән,1939 елда театр Мәскәүдә уздырылган Бөтенсоюз колхоз-совхоз театрлары фестивалендә Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар», Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ы белән катнашып, Диплом һәм йөк машинасы белән бүләкләнгән. 1957 елда театр Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Юныс Әминовның «Язылмаган законнар» (режиссеры Сабир Өметбаев) һәм Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» (режиссеры Мулланур Мостафин) спектакльләре белән катнашып, өч артистыбызга «РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Декададан соң театрга Минзәлә татар дәүләт драма театры дигән статус бирелгән», дип санап үтә театр директоры Фаяз Хизбуллин.
«Мәскәү тамашачысы Минзәлә театры спектакльләрен көтеп ала. Театр алар белән һәрвакыт элемтәдә. Бу юлы алар бездән ял итә торган җиңел спектакльләр сорадылар. Шуңа күрә без Илсур Казакбаев куйган «Шулай булды шул» һәм инде озак еллар театр сәхнәсендә Зиннур Сөләйманов куелышында уңыш белән барган «Түтиләр» спектаклен алып килергә булдык», дип дәвам итә ул.
24 апрельдә 19.00 сәгатьтә «Шулай булды шул» спектакле күрсәтелә. 25 апрельдә 19.00 сәгатьтә «Түтиләр» спектакле була.
Театр спектакльләр өчен сәхнәсе техник яктан Минзәлә театры спектакльләре өчен туры килгән зал сайлаган.
- «Театр Мимики и Жеста» театры Мәскәү шәһәренең Измайлов бульварында урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз