Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә театры Гөлшат Зәйнашеваның 95 еллыгына багышланган кичә үткәргән
Киң җәмәгатьчелек быел шагыйрә, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның 95 еллыгын билгеләп үтә. Минзәлә театры сәхнәсендә X Республикакүләм «Кояш гомере телим мин, Минзәләм сиңа» дип исемләнгән фестивальнең гала – концерты республиканың Актаныш, Мөслим, Сарман, Саба, Тукай, Мамадыш, Минзәлә районнары катнашында булган.
«Гөлшат Зәйнашева татар әдәбияты, сәнгатенең төрле өлкәләрендә уңышлы иҗат иткән күпкырлы шәхес. Шагыйрәнең биографиясе Минзәлә шәһәре һәм районы белән тыгыз бәйле: балачагы Югары Тәкермән авылында үтә, Минзәлә педагогия училищесында укый. Аның әсәрләре буенча Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Бәхет кошым» (1964), «Кем гүзәл?» (1970), «Комиссия килгәч» (1976), «Яшел сумка» (1982), «Язмышлар һәм ялгышлар» (2000) спектакльләре куела», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Тукай районы (ул вакытта ТАССРның Чаллы кантоны) Иске Теләнче авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укый. Беренче шигырьләр җыентыгы - «Тыңларсыңмы җырларымны» 1958 елда чыга. Соңыннан ике дистәгә якын китабы дөнья күрә. Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, аннары унбер елга якын (1952-1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. 2005 елның 1 апрелендә Казанда вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз