news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры артистлары фильм төшерүдә катнаша

Минзәлә театры артистлары фильм төшерүдә катнаша
"Минзәлә-информ"

Минзәлә театры артистлары фильм төшерүдә катнашты.  Аның өч күренеше Минзәлә районында төшерелде. Бу турыда «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

«Танылган Камал театры артисты Әзһәр Шакиров турында режиссер Алмаз Нургалиев «Җылак» дип исемләнгән кинофильм төшерә. 1 июльдә әлеге фильмның өч күренеше Минзәлә театры сәхнәсендә, Кадрәк юлында, Җәмәк авылы клубында төшерелде», – диде театрның әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева.

Рольләрдә Минзәлә театры артистлары Раушания Галиуллина, Илсинә Миннемуллина, Ринат Бәдретдинов, Динара Акматова, Рания Җиһаншина, Илдар Халиков, күмәк күренешләрдә укучылар, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты.

Әзһәр Шакировның әтисе ролендә Минзәлә театры артисты – Әхнәф Исрафилов. Празат Исәнбат роле Ринат Бәдретдиновка бирелгән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100