news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа сезонда яшь артистны кабул итте

Минзәлә татар дәүләт драма театры яңа сезонда яшь артистны кабул итте
"Минзәлә-информ"

Күпьеллык традицияләр буенча, Минзәләдә театраль сезонны ачу ике өлештән тора. Беренче өлешендә яңа спектакльнең премьерасы күрсәтелсә, икенче – тантаналы өлешендә узган сезонга йомгак ясалып, артистлар, театр хезмәткәрләре, актив тамашачылар һәм театр дуслары бүләкләнә. Быел да театр бу традицияләрдән тайпылмады.

«Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» спектакле премьерасыннан соң, сәхнәгә барлык театр артистлары да чакырылып, алар белән тамашачыларны таныштырып чыкты. Быел театр Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлап килгән яшь артист Рөстәм Авзалов белән тулыланды. Ачылу тантанасында Рөстәмне тантаналы төстә театр коллективына кабул иттелә.

 Традиция буенча, театрда күпьеллар хезмәт куйган артист яңа килүче артистка грим тапшыра. Рөстәмгә гримны Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов тапшырды.

Театр коллективын сезон ачылу белән Минзәлә шәһәре башлыгы урынбасары Роза Салдаева тәбрик итте, театр директоры Илнур Гайниев белән берлектә театрда күпьеллар намуслы хезмәт куйган, узган сезонда уңышлы рольләр башкарган артистларга, театр хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге диплом, Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук бу көнне театр директоры Илнур Гайниев коллективка һәрдаим ярдәм итүче дуслары – иганәчеләрне сәхнәгә чакырып, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды.

Сезон ачык! Театр тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендерегә әзер.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100