news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә татар дәүләт драма театры Уфада башкорт режиссерының спектаклен күрсәтә

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Башкортстанга гастрольләр белән килә. 4 февральдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры сәхнәсендә театр «Шулай булды шул» спектаклен күрсәтәчәк. 8 февральдә исә артистлар Илеш районында яшәүчеләрне Югары Яркәйдә тагын ике спектакль белән сөендерәчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Безнең театрларны дусларча мөнәсәбәтләр бәйли. Башкорт академия театры 2021 елда безгә беби-театрлар фестиваленә килде, бу безнең элемтәләрне тагын да ныгытты», - диде Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев.

Директор сүзләренчә, театрлар алмаш гастрольләр белән иҗади дуслыкны дәвам итәргә ниятли.

Туфан Миңнуллинның «Шулай булды шул» мелодрамасын танылган башкорт режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән. Бу – аның Минзәлә театрындагы өченче эше. 2021 елда ул Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме» трагикомедиясен һәм Федор Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» әсәрен куйган иде.

Минзәлә театры артистлары алар Уфага алып киләчәк мелодрама шулай ук башкорт тамашачысы арасында зур кызыксыну уятыр һәм аларның мәхәббәтен яулар дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100