news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә судына Энгель Фәттаховның җинаять эше керде

Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның җинаять эше Минзәлә район судына керде. Мәгълүмат суд картотекасында чыкты.

Эшне суд рәисе Искәндәр Әхмәтҗанов караячак, дип билгеләп үтелә.

Искәртик, эшнең судка каралуын үзгәртү турында үтенечне Татарстан прокуроры Альберт Суяргулов юллаган. Ул судны Актаныш судыннан Минзәлә судына күчерү кирәклеген Фәттаховның Актаныш башлыгы булуы һәм анда, шул исәптән суд хезмәткәрләре арасында да, элемтәләр булдыруы белән аңлатты.

Тикшерү версиясе буенча, ул җирле фирма директорыннан 157 млн сумлык милекне таләп иткән. Законсыз алынган түләүләрнең, шул исәптән күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми суммасы 26 млн сумнан арткан. Моннан тыш, төзелеш фирмаларының берсе аның йортын 14 млн сумга ремонтлаган.

2012-2017 елларда Фәттахов ТР Мәгариф һәм фән министры урынын биләгән. 2018 елдан 2022 елга кадәр ул ТР Актаныш районы башлыгы була.

2024 елның ноябрендә Россия Эчке эшләр министрлыгы Татарстан Республикасының элеккеге вице-премьеры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховның улы Илнар Фәттаховны федераль эзләүгә игълан итте. Нинди маддә буенча эзләү алып барыла, ведомство базасында күрсәтелмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot