Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә студентлары Бесланда һәлак булганнар истәлегенә митингта катнашты
Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында Бесланда һәлак булганнар истәлегенә митинг булды. Митингта Минзәлә педагогика көллияте, медицина училищесы, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, шулай ук төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Бу хакта «Минзәлә-информ» яза.
Чарада Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе, районның террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Марк Токарев та катнашты.
«Бесланда булган трагедия терроризмның безнең киләчәкне аяусыз юк итүенә тагын бер мисал булып тора. Анда булган вакыйгаларны берничек тә тасвирлап бетереп булмый. Бер мизгелдә бернинди дә гаепләре булмаган балалар, укытучылар, ата-аналарның, хокук саклау һәм махсус подразделение хезмәткәрләренең гомере өзелә. Кызганычка каршы, мондый вакыйгаларга мисалларны дистәләп китерергә була. Без күп милләтле һәм төрле дин тотучылар булган зур илдә яшибез. Безнең барыбызны да илебезгә булган мәхәббәт берләштерә. Бер-беребезгә карата дус булыйк, тату яшик», – дип сөйләде ул.
Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков үз чыгышында экстремизм һәм терроризм чагылышларының катгый рәвештә тыелган, ярамаган һәм бернинди кысаларга сыймаганлыгын искәртте.
Митинг кысаларында шулай ук «Ак торналар» акциясе узды. Чарада катнашучылар Бесландагы терактта һәлак булганнар истәлегенә кәгазьдән ясалган агач ботакларына ак торна фигуралары элделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз