news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә шәһәре паркларында үзешчәннәр концерты булды

Минзәлә шәһәре паркларында ял концертлары дәвам итә. Нефтьчеләр паркында Тауасты Байлар, Түбән Тәкермән, Түбән Юшады, Айман авыл клубы үзешчәннәре чыгыш ясады. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Авыл артистлары тулы концерт программасы күрсәтте. Концертны Тауасты Байлар «Нур» халык театры җитәкчесе Мөслимә Гайниева бик матур итеп алып бару өстенә тәрбияви әһәмияткә ия булган хикәя һәм шигырь сөйләде.

Шул ук авыл үзешчәннәре Алмаз Бадиков, Розалия Бадикова, җырга да, биюгә дә бик тә сәләтле укучы кызлар Айгөл, Вероника, Сафина, Айманнан Рәфинә Галимуллина, Түбән Тәкермәннән Гөлназ Гәрәева моңлы татар халык җырларын бүләк итте. Түбән Юшады авылы җырчысы Наталья Чепкасова тормыш иптәше уйнаган баян моңнарына кушылып керәшен җырларын һәм такмакларын башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100