news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районының Юртау бистәсендә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады

Минзәлә районының Юртау бистәсендә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады
"Минзәлә-информ"

Минзәлә районының Юртау бистәсендә яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Ул «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде.

Моңа кадәр бистәдә аерым медицина пункты юк иде. Элегрәк ул бистәнең күпфункцияле үзәге бинасында урнашып, шунда халыкка медицина хезмәте күрсәтелгән була. Әлбәттә аның мәйданы заманча санитар-гигиена таләпләренә туры килми. Һәм менә декабрь ахырында медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алына һәм ФАП бистә халкына хезмәт күрсәтә башлый. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбрә итә.

«ФАП бинасында фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, көтү бүлмәсе, персоналның киенү бүлмәсе, медикаментлар саклау урыны, санузел һәм санитар бүлмәсе бар. Минем эш урыным компьютер белән җиһазландырылган, ул интернетка тоташкан. Яңа бинада халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган», – дип сөйләде ФАП фельдшеры Юлия Шәймәрданова.

Биредә 388 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк, аларның 104е 14 яшькәчә балалар, 222се – эш яшендәгеләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100