news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районының Каран-Азик авылында мәдәният йорты ачылды

Минзәлә районының Каран-Азик авылында мәдәният йорты ачылды
Фото: "Минзәлә" газетасы

Минзәлә районының Каран-Азик авылында мәдәният йорты ачылды. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.

Тантанада Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, авыл халкы һәм башкалар катнашты.

Айдар Сәлахов сүзләренчә, әлеге вакыйга монда туган, кайчандыр монда яшәгән кешеләр өчен зур бәйрәм.

«Авылга 1700 елларда нигез салынган. Тарих, мәдәният, традицияләр – ул халыкның җаны, аның милли үзенчәлеге нигезе. Клуб тирәсенә агачлар утыртып, парк та ясарга кирәк булачак. Клуб гөрләп эшләсен», – диде район башлыгы.

Чыгышлардан соң Юшады авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Эльмира Шатунова, Михаил Шатунов, Юрий Шатунов, Александр Шатунов, Геннадий Арзамасовка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кызыл тасманы Айдар Сәлахов, Азат Хамаев, Ленар Хәкимҗанов һәм Юшады авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов кисте.

«Клубта күптәннән эшлим. Клубыбыз бик искергән иде, уңайлыклары да юк иде. Рәхмәт Рәисебезгә, Айдар Сәлаховка, Азат Хамаевка, «Гранит» ҖЧҖ төзүчеләренә бәйрәм алдыннан шундый бүләк ясаулары өчен», – диде клуб мөдире Эльмира Шатунова.

news_right_1
news_right_2
news_bot