Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә районының Аю авылы мәчете манарасына ай куелды
Минзәлә районының Аю авылында 3 ел элек ике катлы яңа мәчет төзелә башлады. Шушы көннәрдә мәчет манарсына ай куелды. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.
Ярымайны 18 метр биеклеккә күтәреп урнаштырып кую белән ПМК «Мелиорация» (җитәкчесе — Олег Ильин) булышты. Әлеге эшне «Ивановец» автокранында Василий Табанаков башкарды. Казан шәһәрендә ясатып кайтарлыган ярымай өскә күтәрелгән һәм урнаштырылган мизгелләрдә мөселманнар тәкъбир әйтеп тордылар.
«Хәзер безгә шушы күркәм йортта бергә җыелып гыйбадәт кыласы, намаз укыйсы гына кала. Аллаһ боерса, рәсми ачылыш эчке эшләр тәмамлангач булачак», – диде Рәфкать хәзрәт.
Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков мәчеткә ай кую кебек күркәм чараларга бергәләшеп җыелуның Аллаһы Тәгаләгә, ислам диненә карата хөрмәт билгесе булуын искәртте, әлеге чарага килгән һәм әлеге изге эшкә өлеш керткән һәркемгә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз