news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районының 300 баласы өч көн эчендә тугыз бэби-спектакль карады

Минзәлә районының 300 баласы өч көн эчендә тугыз бэби-спектакль карады
Рәмис Нәҗмиев, Минзәлә театрының матбугат үзәге

Минзәлә районының балалар бакчасы яшендәге 300 баласы өч көн эчендә бэби-театр карады.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында I Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале эшен төгәлләде.

«Минзәлә театрының бу фестивальне алга таба да дәвам итү мөмкинлеге бар. Мәдәният министрлыгы бу башлангычны дәвам итәргә булышырга вәгъдә биргән», диде театр тәнкыйтьчесе, ТР мәдәният министрының театрлар буенча киңәшчесе, фестивальнең модераторы Нияз Игъламов.

«Бу фестивальнең башлангычы булган Бәби-театр форумын Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев белән бергә башлап җибәргән идек. Фестивальнең монда калып, Татарстанда тагын бер театр фестивале барлыкка киләчәгенә ышанып та бетмәгән идем. Бер ел эчендә статуслы фестиваль барлыкка килгәненә сокланып карыйм», диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Ул фестиваль кысаларында белем бирү компоненты булырга тиешлеген ассызыклады, лаборатор эшләр күрсәтү мөмкинлеге булдырырга тәкъдим кертте. «Безне алга таба өйрәтергә кирәк. Юнәлеш бирергә кирәк», диде ул.

«Безнең нинди юнәлештә хәрәкәт итүебезне хәзер күрсәтеләчәк спектакльдән күрерсез. Белем бирү форумы бик кирәк. Оффлайн гына түгел, онлайн формат та булсын иде», дип тәкъдим кертте Казан Яшь тамашачы театры директоры Айгул Горнышева.

Фестиваль Казан Яшь тамашачы театрының «Ёжики – маленькие мечтатели» бэби спектакле белән тәмамланды.

30 ноябрь – 2 декабрь аралыгында тугыз спектакль күрсәтелде, катнашучылар өчен өч лекция һәм Россиядә бэби-театрлар хәрәкәтенең башында торучы Устюговлардан осталык дәресе оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100