news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә районында халык фольклор коллективы «Каз канаты сыдыру» өмәсе үткәрде

Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылында әлеге «Каз канаты сыдыру» өмәсе үткәрелде. Бу хакта үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә Татар Мөшегесе авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова хәбәр итә.

«Татар Мөшеге мәдәният хезмәткәрләре милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны онытмау, аларны киң пропогандалау буенча эш алып бара. «Каз канаты сыдыру» өмәсе үткәрү әнә шул турыда сөйли. «Мөшеге чишмәләре» халык фольклор коллективы катнашында үткәрелгән чарада канат да сыдырдылар, каз тәбикмәге әзерләү буенча Мостаева Вәсимәдән мастер-класс та карадылар, җырлар җырладылар,мөнәҗәтләр тыңладылар», - дип яза ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100