news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районында трассада юл-транспорт һәлакәте аркасында бөке җыелган

Минзәләдән ерак түгел Уфага таба баручы карлы трассада берничә фура катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитләр хәбәр итте, алар вакыйга урыныннан видео җибәргән.

Шаһитләр сүзләренчә, юлда көчле буран котыра, шуның аркасында күрү мөмкинлеге бөтенләй юк диярлек.

news_right_1
news_right_2
news_bot