Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәлә районында Кама буенда югалган инвалид ир-атны коткарганнар
Минзәлә районында югалган 60 яшьлек инвалид ир-атны коткарганнар.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 112 номерына Яңа Мәлкән бистәсе янында 60 яшьлек инвалид югалу турында хәбәр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллы эзләү-коткару хезмәте коткаручылары ярдәмгә ашыккан. Алар ир-атны ярдан 200 метр ераклыкта тапкан.
Ир-атны полициягә тапшырганнар. Ул медицина ярдәменнән баш тарткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз