Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә районында иң өлкән яшьтәге хатын-кыз Россия Президентын сайлауда тавыш бирде
Татарстанның Минзәлә районында яшәүче иң өлкән яшьтәге хатын-кыз – 103 яшьлек Мәчтүрә Усманова Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук Тукай районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан Сабиров үз гражданлык бурычын үтәде, Кама Тамагы районында Анастасия һәм Николай Орловскийлар туй көнендә сайлау участогына килде.
«Тавыш бирү штатлы режимда уза. Бүген сайлау участоклары кичке сәгать 8гә кадәр ачык», - дип билгеләп үтелә Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында.
- Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
- 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды. 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Сайлау уздыруны сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз