news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә районында Идел Болгары чорына караган көмеш амулетлар табылган

Татарстанның Минзәлә районында археологлар Идел буе Болгары чоры ювелир сәнгатенең сирәк үрнәкләрен – IX гасыр ахыры – X гасыр башы белән даталанган көмеш амулетларны тапканнар. Бу хакта ТР Мәдәни мирасны саклау комитетының Телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Апастово-информ».

Табылдыклар ике сантиметр зурлыгындагы зур булмаган көмештән ясалган тартмалардан гыйбарәт.

Амулетлар филигрань, ягъни Урта гасыр осталарына хас нечкә техника кулланылып эшләнгән. Мондый эшләнмәләр бик сирәк очрый: элегрәк берничә охшаш эш кенә табылган – икесе Биләр шәһәрлеге территориясендә һәм тагын берсе Пенза өлкәсенең Золотарево шәһәрлеге районында.

news_right_1
news_right_2
news_bot